Буалылар, наркоманлык таралуга сез дә киртә куегыз
Буа районында “Россия балалары” оператив-профилактик операциясенең беренче этабы старт алды 17 апрельдән. Ул 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Профилактик чараның максаты - яшүсмерләр арасында наркоманлыкны кисәтү һәм аларны җинаять кылуга җәлеп итү фактларын барлау.
Буалылар, сез шундый очракларның шаһиты булсагыз, безнең шәһәрдә, районда наркопритоннар оештыру турында хәбәрдар икәнсез, кичекмәстән (84374) 3-12-88 телефон номерына шалтыратыгыз.
Сезнең шалтырату күпме яшьләрне, алар арасында бәлки якын кешегезне дә, яман юлдан саклап калачагын аңлап, әлеге куркыныч афәт таралуга битараф калмагыз. Аны бергәләп көрәшкәндә генә җиңеп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев