Буалылар, наркотиклар безнең балалар, якыннар тормышын бозмасын!
“Кайда үлем саталар, хәбәр ит!” гомумроссия акциясенең икенче этабы старт ала 12 ноябрьдән Буа районында.
Аның максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә җәлеп итү, оператив мәгълүматны җыю һәм тикшерү.
Шәһәрдә, районда наркотикларның законсыз таралуына, аның медициначыл булмаган кулланылуына каршы торырга әзер буалылар сораулары һәм мәгълүматлары белән 8(84374) 3-12-88 телефон номерына шалтырата алалар.
“Ак үлем”нең хәтәр булуын аңлап, уяулык күрсәтсәгез, күпме гомерләрне зур хәвефтән саклап калыр идегез. Район эчке эшләр бүлеге сезнең бер хәбәрегез дә игътибарсыз калдырылмаячак, дип белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев