Буалылар районыбызның дин әһелләре, мөгаллимнәр фаҗигале төстә икесе бер көнне һәлак булган Рөстәм һәм Дөлфидә Баһаутдиновлар белән хушлашты
Буалылар районыбызның дин әһелләре, мөгаллимнәр фаҗигале төстә икесе бер көнне һәлак булган Рөстәм һәм Дөлфидә Баһаутдиновлар белән хушлашты
Бу коточкыч фаҗига турында хәбәр Буага яшен тизлеге белән таралды. Районның Бикмураз авылында яшәүче ирле-хатынлы Рөстәм абый белән Дөлфидә апа Баһаутдиновлар Биектау районына туганнарына барганда юл фаҗигасенә очрап һәлак булдылар. Татарстан Республикасы прокуратурасы фаҗиганең М-7 автомобиль трассасында булуын хәбәр итте.
Алар икесе дә күп буалыларга таныш укытучылар һәм дин әһелләре иде. Гомерләрен педагоглык хезмәтенә багышлаган кешеләр. Рөстәм Мансур улы Түбән Наратбаш авылы мәктәбендә директор булып эшләгән, физика-математика укыткан. Дөлфидә Мөхәммәтнур кызы шулай ук Түбән Наратбаш авылы мәктәбендә физика укытучысы булып эшләгән.
Лаеклы ялга чыккач алар гомерләрен районда дин белеме өйрәтүгә багышладылар. Район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов районыбыз өчен бу зур югалту, дип белдерде.
-Алар икесе дә район мөхтәсибәте эшендә, дини уку йортында зур эш башкардылар. Бу зур югалту. Балаларының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, диде ул.
Рөстәм хәзрәт Түбән Наратбаш авылы мәчетендә соңгы көнгә кадәр имам вазифасын башкарган. Югары дини уку йорты булган Буа мәдрәсәсенең имтиханнар кабул итү комиссиясе рәисе булып торган. Дини уку йортының уку-укыту программаларын эшләүдә, район мәхәлләләре имамнарын укыту буенча җаваплы эш башкарган. Дөлфидә абыстай мәчетләрдә укучыларны гарәпчә язарга һәм укырга , Коръән тәфсире нигезләренә өйрәткән. Әлегә кадәр бик күпләр шәһәрнең Госман мәчетендә, Бикмураз авылындагы мәчеттә анардан дин белеме алганнар. Мәрхүмнәр үзләре гомер иткән Бикмураз авылы зиратендә җирләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев