Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар сак булыгыз: мошенниклар, кайнар суны бетерү турында ялган графиклар таратып алдый

Мошенниклар фишинг сайтына хәйләләп кертү өчен кайнар суны бетерү исемлеге урын алган сылтамалар җибәрә башлаган.

 

 

ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев бүген «Татар-информ» агентлыгында мошенниклыкның киң таралган схемаларына каршы тору чараларына багышланган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.

«Мошенниклар сезонга карап активлаша. Мәсәлән, язын алар чәчәкләр китерү ысулын куллана: имештер, курьер шалтырата һәм СМС буенча килгән кодны атауны сорый, ул чынлыкта Дәүләт хезмәтләренең коды булып чыга. Бүген мошенниклар шулай ук үз хәйләләре өчен мәгълүмати сылтаулар сайлый. Кызганычка күрә, безнең гражданнар алданганнарын да сизмичә сылтамалар буенча күчә. Әйтик, янәсе, идарәче компаниядән кайнар суны бетерү графигына сылтама белән хәбәр килергә мөмкин. Институтка кергәндә һәм башка сезонлы сәбәпләр аркасында да шундый ук хәбәрләр килүе ихтимал. Уяу булыгыз», - дип сөйләде ул.

Сылтама буенча күчкәндә, кеше мошенникларның фишинг сайтына эләгә, аның аша кулланучы җайланмасына вирус керергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев