Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар, сак булыгыз, мошенниклар МЧС һәм газ хезмәтчелеге  исеменнән йөриләр

Соңгы вакытта Татарстанда үзләрен МЧС  яки газ хезмәтчелеге хезмәткәрләре дип танытып, йортларга һәм квартираларга йөрүче мошенниклар активлашты.

Алар имеш биналарда янгын куркынычсызлыгын тикшерәләр һәм хуҗаларга автоном янгын турында хәбәр бирүче җайланмалар яисә газ чыгару датчиклары сатып алырга тәкъдим итәләр. Ялган хезмәткәрләр шәхси фирмалар исеменнән хезмәт күрсәтүгә килешү төзиләр, ә бер датчик урнаштыруга 1500-3000 сум акча сорыйлар. Шул ук вакытта әлеге приборларның кибеттәге бәясе 350-500 сум тора. Аны шөрепләр һәм скотч ярдәмендә һич авырлыксыз мөстәкыйль урнаштырырга да була.  Ә 2016 елдан бирле социаль якланмаган гражданнарның торагына аларны түләүсез урнаштыру буенча хәйрия акциясе  дә үткәрелә.

Бу уңайдан Россия МЧСының ТР буенча баш идарәсе һәм Дәүдәт янгынга каршы хезмәтчелеге аларның хезмәткәрләре тикшерүләр үткәргәндә форма киемендә булырга һәм хезмәт таныклыкларын күрсәтергә тиешлекләрен белдерә. Шулай ук гражданнарга  теге яки бу ңиһазны, шул исәптән янгынга каршы булганын да, сату белән шөгыльләнмиләр. Шикле кешеләр бусагада пәйда булганда 102 номерына шалтыратырга кирәк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев