Буалылар самбо буенча республика беренчелеге призерлары булдылар
Казанда 2008-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча ТР Беренчелеге узды
Казан шәһәренең спорт залы иң яхшы самбистлар өчен аренага әверелде. Һәр көрәштә алар җитезлек, көч, хәрәкәтләрне координацияләү һәм җиңүгә ныклы ихтыяр коче күрсәттеләр.
Үз үлчәү категорияләрендә өченче урын өчен лаеклы бүләкләр алдылар: Мәхмүтова Рамина (50 кг) һәм Әхмәдов Кямран (79 кг) - тренер-укытучы Альбина Вәлиуллина
Беренче урынны Нигъмәтҗанов Булат (53 кг) - тренер-укытучы Вениамин Николаев алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев