Буалылар, сезне чаңгы юлларында көтәләр
Шимбә, 14 февраль, көнне Наратлык урманындагы С. Нәфыйков исмендәге чаңгы базасында Россия чаңгы юллары – 2026” XLIV ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы кысаларында “Татарстан чаңгы юллары – 2026” массакүләм ярышлары узачак.
Анда төрле яшьтәге чаңгы спортын сөючеләрне көтеп калалар. Районның спорт һәм туризм бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, катнашучыларны теркәү иртәнге 9, ярышлар 10.30 сәгатьтә башлана. Беренче булып старт 2016 елда туган һәм аннан яшьрәк мәктәп укучыларына биреләчәк. Әлеге яшь категориясендә кызлар да, ир балалар да 500 метрлы дистанциядә узышачак. 2014-2015 елларда туганнарга ул 1,5 километр, калган барлык катнашучылар өчен 1,8 километр тәшкил итәчәк.
Мәктәп укучыларыннан, студентлардан соң эстафетаны укытучылар, медицина хезмәткәрләре, эшчеләр, ветераннар һәм башкалар дәвам итәчәк. Алар арасында җиңүчеләр 4 яшь төркемендә: 40 яшькә кадәрге, 60 яшькә кадәрге, 70 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында билгеләнәчәк. Оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә аерым старт биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев