Буалылар, социаль иминиятләштерү Фондының Буадагы филиалы шәхси кабул итүне вакытлыча туктата
Бу коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында, Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы Указы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 30 мартындагы карары нигезендә эшләнә. Санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр Фондның дәүләт хезмәт күрсәтүләрен дистанцияле рәвештә алырга була.
Сорауларны info@ro16.fss.ru адресы буенча электрон почтага юлларга, fss16.ru рәсми сайтында аныкларга, консультация алу өчен +7(843) 216-00-19 кайнар линия телефоны буенча шалтыратырга мөмкин. Отчет тапшыруны, икътисад эшчәнлегенең төп төрен раслауны (2020 елның 15 апреленә кадәр) электрон рәвештә Фонд Шлюзы, Шәхси Кабинет, Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша эшләргә була.
Керемнәр турында (2НДФЛ) яисә түләнгән пособиеләр турында белешмәләр алу өчен шулай ук Шәхси кабинетка мөрәҗәгать итәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев