Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар Ватан геройлары көнендә батыр якташларыбызны искә алдылар (фото, видео)

Бүген Россиядә Ватан геройлары көнендә буалылар үзәк мәйданга җыелды.

Чараның мөһимлеге, якташ геройларыбыз һәм аларның тиңсез батырлыгы турында район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов чыгыш ясады:

-Буа районы үзенең батырлары белән горурлана. Бүген без Бөек Ватан сугышы елларында геройлык күрсәткән  якташларыбыз – Петр Шафрановны, Анатолий Самочкинны, Михаил Гарнизовны искә алабыз. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Зыатдин Арусланов Дан Орденының тулы кавалеры була. Сугыш елларында һәм сугыштан соң  илебезне торгызуда хезмәт куйган  Социалистик хезмәт Геройлары – Александр Ефремов, Александра Николаева, Георгий Сторожев, Рәүф Әһлиуллин, Нурислам Кадыйров, Гәрәй Сафин исемнәре дә мәңгеләштерелгән. Бүген алар белән беррәттән махсус хәрби операциядә катнашучы батырлар исемнәрен  телгә алабыз. Алар кебек үзләрен аямый көрәшкән һәм хезмәт куйган якташларыбызны онытырга хокукыбыз юк, - диде  ул.

 Буалылар бер минут тынлык белән барысын да  искә алдылар. Шәһәр үзәгендәге һәм Үзәк парктагы һәйкәлләренә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев