Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буалылар, хата булса, хәбәр бирегез!

Буалылар райондагы оешма-предприятиеләр, сәүдә нокталары, йортлар биналарына беркетелгән һәм юл күрсәткечләрендә язылган элмә такталардагы татарча мәгълүматта хата барлыгын хәбәр итеп, конкурста катнаша алалар.

Бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе игълан иткән. Бу хакта районның рәсми сайты хәбәр итә. Конкурста агымдагы елның 1 ноябренә кадәр катнашырга мөмкин. Моның өчен элмә тактасындагы хатаны тапкач, аны ул беркетелгән бина да керерлек итеп фотога төшерергә (нинди бина икәне күренергә тиеш), төгәл адресын күрсәтергә һәм “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати сервисы аша “Исемнәрдә һәм атамаларда хаталар” категориясенә җибәрергә кирәк. Бу кушымтаның мобиль версиясе дә да бар. Шулай ук конкурс эшен Татарстанның Кеше хокукларын яклау буенча вәкилгә – Konkurs. TatOmbudsman@tatar. ru электрон адресына җибәрергә була. Бәйгене оештыручылар җиңүчеләрне берничә номинациядә билгелиячәкләр. Бүләкләү быелның дүртенче кварталына билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев