Буалыларга 30 апрельгә кадәр 3-НДФЛ декларацияне тапшырырга кирәк
Әлеге кампания кысаларында билгеле бер категория гражданнар 2025 елда алынган керемнәре турында 3-НДФЛ формасында салым декларациясе бирергә тиешләр. Исегезгә төшерәбез, мөлкәтне сатудан, арендага бирүдән һәм якын туганыгыз булмаган кешедән бүләккә алудан кергән керемнәр, Россия Федерациясеннән читтә алынган керемнәр, төрле отышлардан кергән һәм башка керемнәр тәгаен декларацияләнергә тиеш.
3-НДФЛ декларацияне 1 гыйнвардан алып 30 апрельгә кадәр (әлеге көнне дә кертеп) исәпкә алу урыны буенча салым органына тапшырырга кирәк. Шул ук вакытта декларация тапшыруның чик срогы салым кичерүләре алуга кагылмый. Бу очракта 3-НДФЛ декларацияне елның теләсә кайсы вакытында җибәрергә була.
3-НДФЛ декларацияне “Физик затлар өчен салым түләүче шәхси кабинеты” сервисы аша тапшыру уңайлы. Анда сезнең мәгълүматларның күпчелек өлеше инде тутырылган була. Шәхси кабинет мөлкәт яки социаль салым кичерүләре алу максатында салым декларациясе бирергә дә җайлы.
Декларацияне тутыру һәм җибәрү өчен “Керемнәр һәм кичерүләр” яисә “Мөрәҗәгатьләр каталогы” бүлекләрен файдалану мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев