Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалыларга кышкы бакча эшләре

Елның иң суык фасылында бакчада башкарылырга тиешле мөһим эшләр турында “Россельхозүзәк”нең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова искә төшерә.

 

Кышын бакчада карт һәм авыру агачларны кисәргә мөмкин. Аларның тамырларын язын туң киткәч чыгарырга була. Калган агач-куакларны даими карап торырга кирәк. Көчле кар яуганнан соң бигрәк тә яшь агачлардан карны сак кына кагып төшерү мөһим. Моны аларның ботаклары кар авырлыгыннан сынмасын өчен эшләргә кирәк. Бакчадагы карны ул күбрәк файда китерерлек урынга күчерсәң яхшы. Мәсәлән, агач кәүсәләре тирәсенә 40-50 сантиметрлы катлам итеп салып чыгарга була. Бу тамыр системасын көчле суыклардан саклаячак. Шул ук вакытта карны тыгызларга кирәкми.

Агач-куакларга кышлаучы корткычлар җитди куркыныч яный. Моны истә тотып, кышын аларның ботакларын даими тикшерергә һәм табылган дүләнә күбәләге, алтынкорсак, кышкы каршылавык, боҗралы ефәкче ояларын юк итәргә кирәк. Шулай ук мумификацияләнгән җимешләрне җыярга да киңәш ителә.

Кимерүчеләр үсемлекләргә елның теләсә кайсы фасылында зыян сала. Кыш та искәрмә түгел. Бакчада аларның эзләрен күргәндә бөтен участокны карап чыгу мәслихәт. Ә үсемлекләрне алардан саклау өчен барлык чараларны күрергә, мәсәлән капкыннар куярга, алдавычлар кулланырга кирәк. Биналарда җилемле капкыннар отышлы.

Кышын куяннар да җиләк-җимеш агач-куаклары кабыкларыннан авыз итәргә каршы түгел. Агачларны алардан саклау өчен кәүсәләрен бер аш кашыгы карбол селтесе кушылган тигез пропорциядә тирес һәм балчык катнашмасы белән эшкәртәләр. Кәүсәләрне шулай ук тыгыз крафт-кәгазь, рубероид яки лапник белән чорнарга мөмкин. Көчле җилләрдән соң аларның урынында булуын тикшерергә онытмагыз.

Теплицаларны да игътибарсыз калдырыга ярамый. Түбәсен кардан, боздан арындырып тору аны җимерелүдән, теплицаның каркасы деформацияләнүдән саклаячак.

Кошлар өчен җимлекләрне тулыландырып тору турында да кайгырту мәслихәт. Бу корткыч бөчәкләр белән көрәштә ярдәмчеләр булган кошларны җәлеп итү өчен кирәк.

Гыйнварда рассадага орлыклар чәчәргә мөмкин. Әмма вегетация чоры озак булган культураларның, мәсәлән, тамыр сельдерее, татлы борыч һәм баклажан, соң өлгерүче кәбестәнең кайбер сортлары орлыкларын гына. Чәчәкләр инде майда ук чәчәк атсын өчен кайбер чәчкләрне дә рассадага чәчәргә була. Ә кышын көн яктысы кыска булганга, гыйнварда чәчелгән барлык культураларны өстәмә яктырту таләп ителә. Моның өчен яктылык диодлы фитолампалар кулланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев