Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалыларны документсыз малларны сатып алмаска чакыралар

Җылы көннәр җитү белән терлек базарлары үз эшчәнлеген яңарта. Анда һәркем сәламәт кош-корт һәм хайваннар сатып ала ала.

Әмма идарәнең дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова әйтүенчә, соңгы вакытта шәһәрдән ерак булган авылларда ветеринария документлары булмаган хайваннарны һәм кошларны рөхсәтсез сатучылар үз эшчәнлеген көчәйткән. Шулай ук, социаль челтәрләрдә, мессенджерларда сайлау мөмкинлеге һәм бушлай китереп бирү вәгъдәсе белән арзан бәягә сату турында игъланнар урнаштырыла. Әлеге хайваннарның һәм кошларның куркыныч авырулар белән зарарланган булу ихтималы бар. Шуңа белгечләр уяу булырга чакыра, терлекне махсуслашкан базарда һәм тиешле документлары булганда гына алырга яравын кисәтә.

 

Санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында хайваннар һәм кошлар сатып алу район территориясенә карантинлы һәм аеруча куркыныч терлек авыруларын, шул исәптән кеше белән уртак булганнарын кертү һәм тарату куркынычы тудыра. Шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыклары хуҗалары аеруча куркыныч авыруларны профилактикалау һәм булдырмау максатында берникадәр таләпне үтәргә тиеш. Иң беренче чиратта хайваннарны һәм кошларны бары тик махсус сату өчен билгеләнгән урыннарда һәм ветеринария документлары булганда гына сатып алу шарт. Анда мәҗбүри мәгълүматлар (хайванның төре, токымы яки кроссы, саны, яше, юл маршруты, җитештерүчесе, үткәрелгән вакцинацияләр һәм ветеринария чаралары, чыккан урынның эпизоотик хәләте) күрсәтелгән булырга тиеш. Сатып алганнан соң терлекне карантинга алырга, ягъни хуҗалыкта булганнар белән бергә тотмаска кирәк. Авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә һәм көтмәгәндә күпләп терлек үлү очраклары күзәтелгәндә, авыру сәбәпләрен ачыклау һәм аның таралуын булдырмау өчен тиз арада якындагы ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев