Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалыларны кисәтәләр: түбәдән карны төшермәсәң, штраф түләү ихтималы бар

Көннәр җылыту белән бина түбәләрендәге карлар һәм бозлар узып баручылар һәм автомобильләр өчен куркыныч тудыра башлады.

Шул сәбәпле бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен җәяүлеләрнең андый йортлар диварларына якын килмәве сорала. Шулай ук кар, боз төшү ихтималы булуын кисәтүче тасмалар куелган урыннарга эчкә үтмәгез. Бу куркыныч зона, дигән сүз. Балаларга да бу урында йөрүнең, уйнауның хәтәрлеген аңлатыгыз.

Буа районы административ комиссиясе, үз чиратында, түбәдән кар, боз ишелүне булдырмау максатында профилактик эш алып бара. Авыл җирлекләре башлыкларына, идарәче компанияләр оешма-предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләренә  аларны үз вакытында төшерүне оештырырга куша. Түбәләрне җәяүле зонасына чыга торган яктан чистартканда әлеге участок кисәтүче тасма белән әйләндереп алынырга һәм чистарту бары тик тәүлекнең якты вакытында башкарылырга тиеш. Хәтта бер урыннан чистарткан очракта да,  түбәдә калган карның, бозның кабат төшүе мөмкин. Бу очракта урынны кабат алардан арындырырга кирәк.

Район хакимиятенең административ бүлек начальнигы Рөстәм Хәбибуллин белдеүенчә, гадәттә, җаваплы затлар түбәдән кар төшерү турында беренче кисәтүдән соң берничә көн эчендә моны эшлиләр.  Ә башкармаган өчен штрафлар каралган. Гражданнарга 2 мең сумнан 3,5 мең сумга, вазифаи затларга 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр. Бу хәл кабатланса, штраф суммасы ике тапкыр арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев