Буалыларны мошенниклар “һөҗүменнән” уяулык саклап калган
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, соңгы вакытта 5 факт теркәлгән.
Беренчесендә 54 яшьлек ир-атны МАХ мессенджеры аша алдамакчы булганнар. Мошенниклар ир-атка МАХка apk-файл форматында хәбәр җибәрәләр. Ир әлеге хәбәргә баса һәм аның мессенджеры да, дәүләт порталы да автомат рәвештә блокировкалана. Бу аны алданудан саклап кала. Ир дәүләт порталына яңадан керү мөмкинлеген ачу өчен күпфункцияле үзәккә бара.
Тагын бер очракта 47 яшьлек буалы хатын-кызга таныш түгел номердан шалтыратып, берәү үзен Россия армиясе ефрейторы итеп таныштыра һәм СВОда һәлак булган ире өчен балалаларына түләү барлыгын әйтә. Аны алу өчен СНИЛС номерын әйтергә куша. Тик буалы хатын-кыз шунда элемтәне өзх һәм шалтырату турында полициягә хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев