Буаның картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортта кавышкан парлар Рафаэль Кәримов белән Венера Ибраһимова өлкәннәргә нинди теләк җиткерә? (фоторепортаж)
Бүген “Буа Информ” хезмәткәрләре якынлашып килүче Өлкәннәр көне уңаеннан Буаның картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортында булып, аларның тормышы белән танышып кайтты.
Безне биредә гаилә корган Рафаэль Кәримов белән Венера Ибраһимованың бер-берсенә булган хөрмәте, мәхәббәте сокландырды.
-Яшьлек үтә ул, ә менә олыгайгач кешегә игътибар, кайгырту күбрәк кирәк. Бер-берегезне саклагыз, тигез картлыкка берни җитми, диләр өлкәннәр. Биредә яшәүчеләр, хезмәткәрләр турында тапшыруны киләсе сишәмбедә 19 сәгатьтә җирле телевидение тапшыруында һәм район газетасының киләсе санында укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев