Буаның Күл Черкене авылында йорт янды (+ фото)
111 номерлы янгын сагы-коткару частеннән алынган мәгълүматларга карганда, йорт януы турында төнге 1 сәгать 25 минутта хәбәр итәләр.
10 минуттан бәла булган урынга беренче булып “Коммуна” ДПОсы килеп җитә. Бу вакытта 9х6 метр үлчәмле бүрәнә йортны, 4х11 метр үлчәмле агач сарайны тулысынча ут чолгап алган була. 8 метр ераклыкта торучы күршеләр сараена да куркыныч яный. 2-3 минут аралыгы белән килеп җиткән “Шикәр заводы” ДПОсы һәм 111 номерлы янгын сагы-коткару часте янгын сүндерүчеләре белән берлектә утның ана “сикерүенә” юл куймыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев