Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның 5 номерлы гимназиясендә үз Олимпия уеннарын оештыралар (фоторепортаж)

Биредә ул традициягә әверелгән - дөньяда Олимпиада барган елларда гимназиялеләр аның кечесен үткәрә. Инде алтынчы тапкыр. Бишенчедән башлап һәр сыйныф бер илне тәкъдим итә, аның флагы астында чыгыш ясый. Барысы төп спорт бәйгесендәгечә - ачылу тантанасында үзләрен спорт өлкәсендә таныткан укучылар мәйдан әйләнделәр, флаглар күтәрелде, мәктәпнең олимпия комитеты рәисе Рамил...

Биредә ул традициягә әверелгән - дөньяда Олимпиада барган елларда гимназиялеләр аның кечесен үткәрә. Инде алтынчы тапкыр. Бишенчедән башлап һәр сыйныф бер илне тәкъдим итә, аның флагы астында чыгыш ясый. Барысы төп спорт бәйгесендәгечә - ачылу тантанасында үзләрен спорт өлкәсендә таныткан укучылар мәйдан әйләнделәр, флаглар күтәрелде, мәктәпнең олимпия комитеты рәисе Рамил Фәхретдинов, кунаклар спортчыларга теләкләрен җиткерделәр, уңышлар теләделәр. Аннан спорт ярышлары башланды. Башлап хоккейчылар җиңүчене ачыклады. Финалда Швеция (10 сыйныф) һәм Канада (9 "А" сыйныф) командалары очрашты. Беренчеләре җиңде. Хәзер спортчылар шорт-тректа, чана спортында һәм биатлонда ярышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев