Буаның “Аленушка” балалар бакчасында уен аша юл кагыйләсен бозмаска өйрәттеләр (+фото)
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны заманча уен технологияләре аша юлда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүне пропагандалады әлеге бакчада тәрбияләнүче балалар һәм хезмәткәрләр. Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең өлкәара семинары шундый актуаль теманы күтәрде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илгиз Ханбиков мәгариф учреждениеләрендә балалар иминлегенең беренче урында торуын әйтте. ЮХИДИнең Буа районы буенча начальнигы Рамил Миңнебаев район...
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны заманча уен технологияләре аша юлда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүне пропагандалады әлеге бакчада тәрбияләнүче балалар һәм хезмәткәрләр. Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең өлкәара семинары шундый актуаль теманы күтәрде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илгиз Ханбиков мәгариф учреждениеләрендә балалар иминлегенең беренче урында торуын әйтте. ЮХИДИнең Буа районы буенча начальнигы Рамил Миңнебаев район юлларында балаларның юл кагыйдәләре буенча статистикасына тукталды. Семинарда Республиканың Идел буе зонасы, Ульяновск өлкәсе балалар бакчалары хезмәткәрләре дә катнашты. Кунаклар төрле структураларның киңәшләнеп, нәтиҗәгә эшләүләренә югары бәя бирделәр, ахырдан үз тәҗрибәләре белән дә уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев