Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның электр монтерлары республикада җиңеп, зур бүләк алды (фоторепортаж)

Тәтеш полигонында узган ярышларда Буа электр челтәрләре җәмгыяте электр монтерлары командасы беренчелекне яулады. Җәмгыять составына кергән Тәтеш районы электрчылары - җиһазларны ремонтлау буенча оста Александр Тарасов, диспетчер Валерий Кузин, җиһазларны эксплуатацияләү буенча электромонтерлары Евгений Зацепин, Айрат Еремеев ярышның классик төре буенча җиңү яуладылар. Буа бригадасы көчәнеш астында эшләү номинациясе лидерлары....

Тәтеш полигонында узган ярышларда Буа электр челтәрләре җәмгыяте электр монтерлары командасы беренчелекне яулады. Җәмгыять составына кергән Тәтеш районы электрчылары - җиһазларны ремонтлау буенча оста Александр Тарасов, диспетчер Валерий Кузин, җиһазларны эксплуатацияләү буенча электромонтерлары Евгений Зацепин, Айрат Еремеев ярышның классик төре буенча җиңү яуладылар.

Буа бригадасы көчәнеш астында эшләү номинациясе лидерлары. Җиһазларны ремонтлау буенча оста Сергей Алешин, җиһазларны эксплуатацияләү буенча электр монтерлары Айрат Еремеев һәм Никита Павлов алдынгылыкны бирмәделәр.

Соңыннан ярышның беренче төрендә җиңгән өчен гидрокүтәрткеч бирелде. Шулай ук егетләр Түбән Новгородта булачак бәйгеләрдә катнашу хокукы алдылар. Анда да аларның җиңеп кайтуларын теләп калабыз!

Буинские электрики победив в республике получили большой подарок (фоторепортаж)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев