Буаның яшь спортчылары Казанга Чыршы бәйрәменә барды
Татарстан данын төрле спорт ярышларында яклаган яшь спортчыларның Казанда "Уникс" концертлар залында "Татарстанның өметле спортчылары" традицион чарасы узды. Республика районнарыннан килгән 900 спортчы арасында "Яшьлек" һәм "Батыр" мәктәпләрендә шөгыльләнүче буалы егет-кызлар да бар иде. Тантанада катнашучыларны Яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, аның коллегасы Алмаз Мингулов,...
Татарстан данын төрле спорт ярышларында яклаган яшь спортчыларның Казанда "Уникс" концертлар залында "Татарстанның өметле спортчылары" традицион чарасы узды. Республика районнарыннан килгән 900 спортчы арасында "Яшьлек" һәм "Батыр" мәктәпләрендә шөгыльләнүче буалы егет-кызлар да бар иде. Тантанада катнашучыларны Яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, аның коллегасы Алмаз Мингулов, атказанган спорт остасы Светлана Демина сәламләделәр. ТР физик культура һәм спорт учреждениеләре арасында социаль партнерлыкны үстерүгә иң яхшы өлеш керткәннәре өчен "Арктика" боз сарае директоры Айрат Сәмигуллинга һәм әлеге спорт мәктәбенең һөнәр берлеге комитеты Рәзинә Алимова министрлыкның 2016 елда иң яхшы социаль партнеры Дипломнарына лаек булдылар. тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев