Буаның Яшьләр урамындагы юлҗимерелгән урынны ремонтлыйлармы? (+фото)
"Жизнь Буинска" төркеменә сайтны укучы шәһәрнең Яшьләр урамындагы юлның бер өлеше җимерелгәнлеге турында язган иде. Без бу хакта район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдертдиновка шалтыраттык. Аның сүзләренә караганда, узган ел бу юлга "Волгодорстрой" оешмасы эшчеләре капиталь ремонт ясаган булганнар. Төзекләндерү эшенең гарантиясе...
"Жизнь Буинска" төркеменә сайтны укучы шәһәрнең Яшьләр урамындагы юлның бер өлеше җимерелгәнлеге турында язган иде. Без бу хакта район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдертдиновка шалтыраттык. Аның сүзләренә караганда, узган ел бу юлга "Волгодорстрой" оешмасы эшчеләре капиталь ремонт ясаган булганнар. Төзекләндерү эшенең гарантиясе бар. 15 майдан барлык юл төзекләндерү эшләре башлана. Аның барышында әлеге урын да ясалачак, дип ышандырды Ранис Бәдертдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев