Буаның Жорес урамында сириннәр августа да чәчәк атты
Жорес урамындагы 108, 110 номерлы йортларда яшәүчеләр әле май аенда гына шау чәчәктә утырган сириннәрнең августта тагын шәмәхә чәчәккә күмелүен күреп бик гаҗәпләнделәр. Әлбәттә, яшәүчеләр табигать бүләгенә бик шат булдылар, бигрәк тә хатын-кызлар. Яшәүчеләрнең берсе, элеккеге агроном Евгений Егоров әлеге хәлне аномаль күренеш дип саный. Сириннәрнең кабат чәчәк атуына туфракта...
Жорес урамындагы 108, 110 номерлы йортларда яшәүчеләр әле май аенда гына шау чәчәктә утырган сириннәрнең августта тагын шәмәхә чәчәккә күмелүен күреп бик гаҗәпләнделәр. Әлбәттә, яшәүчеләр табигать бүләгенә бик шат булдылар, бигрәк тә хатын-кызлар. Яшәүчеләрнең берсе, элеккеге агроном Евгений Егоров әлеге хәлне аномаль күренеш дип саный. Сириннәрнең кабат чәчәк атуына туфракта дым күп булу һәм һава торышы җылы тору китергән дип фикер йөртә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев