Буаның “Авангард” агрофирмасына 130 миллион сумлык яңа техника кайтты
Аларның дистәгә якынын тракторлар – “МТЗ-1222”, “МТЗ-82”, “РСМ-2400” тәшкил итә. Шулай ук ике бөртек суктыру комбайны, берәр дисклы тырма, төягеч, корнаж ургыч, трап-арба сатып алынган. Техника агрофирманың барлык бүлекчәләренә таратылган.
– Яңа тракторлар хуҗалыкта озак еллар эшләүчеләргә биреләчәк. Искеләрен дә сафтан чыгармыйбыз. Төзекләндереп куябыз. Аларга эшкә яңа килүчеләрне утыртачакбыз. Шулай ук кыр эшләрендә елдагыча студентлар да катнашыр, дип торабыз, – ди агрофирма генераль директорының беренче урынбасары Рәдиф Йосыпов. Ә запас частьләр алу өчен 80 миллион сумнан күбрәк акча юнәлтелгән.
“Коммуна” бүлекчәсеннән Мөслим Бикчәнтәев “МТЗ-82” тракторын иярләячәк. Язын аны шикәр чөгендере чәчү, рәт араларын эшкәртү көтә. Сүз уңаеннан, тракторына чәчү вакытында рәтләрнең тигезлеген тәэмин итү өчен параллель идарә итү системасы урнаштырылачак.
Биердә икенче югары җитештерүчән “МТЗ-1222” тракторы Нәсыйх Абидулловка тапшырылган. Ул яңа техникасы белән кукуруз чәчәчәк һәм җир эшкәртәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев