Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның «Авангард» агрофирмасында чәчү дәвам итә

Орлыкны тизрәк җиргә салып калырга тырышалар.

– Календарь буенча бу вакыт иртәрәк булса да, туфракның кибүенә караганда таман гына. Март аенда, төннәрен дә җылы булгач, кар тиз эреп бетте. Кар эрүнең икенче көненә үк диярлек кырга кереп булды. Кояш һәм җил туфракка сеңгән дымны быел шулай бик тиз парга әверелдерә. Аннан алда ни көткәнен белмибез. Яңгырлар булмыйча, май аенда кыздырып та җибәрсә, орлыклар шытмаячак. Ә әлегә алар тишелергә һәм үсеп китәргә җитәрлек дым бар. Бу процессны төнге суыклар гына тоткарлый. Синоптиклар фаразына ышансаң, алар инде якын көннәрдә булмаячак, – ди агрофирманың баш агрономы Хәмит Гыйматдинов. Аның әйтүенчә, беренче булып җир куенына салынган арпа бөртекләре әлегә кадәр суыклар аркасында гына тишелеп чыга алмаган. Ә тамыр җибәргәннәр инде. Билгеле, агулау начар башкарылган, авырулары күп булган орлыклар җир астында озак ятканда череп китәргә дә мөмкин. Тик агрофирмада бу уңайдан барысы да тәртиптә. Шулай ук уҗым басуларында тукландыру, тырмалау эшләре җиренә җиткереп башкарылган. – Үсеш алып китүләре бары һава торышына бәйле. Ә әлегә алар һава т е м п е р а т у р а с ы н ы ң төнлә минус булуы аркасында кар астыннан чыккандагы килеш утыра. Кайбер урыннарда үсемлекләрнең сирәгәюе дә күзәтелә. Андыйларны арпа белән “тулыландырдык”. Икесе дә бер вакытта өлгерә. Бөртекләр фураж өчен суктырылачак. Бер кырны язгы бодай белән кабат чәчтек, – ди Хәмит Гыйматдинов. Без килгән җомга көнне 242 гектарлы кырда шулай ук бодай чәчәләр иде. Чәчү комплексында тәҗрибәле механизатор Дмитрий Сидоров белән беренче елын гына чәчүче Илназ Сафин эшлиләр. Көненә уртача 70-75 гектарда орлыкларны җир куенына салалар. – Комплекста эшлисе җайлы. Бер баруда 72 рәт чәчелә, культивацияләү, катоклау үткәрелә, ашлама кертелә. Бөтен күрсәткечләр электрон таблода. Берәр җитешсезлек килеп чыкса аны тиз арада бетерәбез, – ди Илназ. Авангард кырларын менә шундый 3 комплекс, 6 чәчкеч иңли иде ул көнне. Аларның саны чәчелүче культуралар белән бергә арта бара. Шимбәдән шикәр чөгендере басуына да чыкканнар. Анда быел 18 рәт чәчүче яңа агрегат кулланыла. Моңа кадәргеләре 12 рәтле булган. Әлеге культураны биредә 1370 гектарда игәргә планлаштыралар. Озакламый җылы яратучы культуралар – бөртек өчен кукуруз һәм соя чәчәргә керешәчәкләр. Без килгән көнгә иртә өлгерүче бөртеклеләрнең 30 проценты җир куенына салынган булса, 18 апрельгә бу күрсәткеч 61 процент тәшкил итә. Шикәр чөгендеренең 14 проценты чәчелгән. Сүз уңаеннан, авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 18 апрельгә язгы культуралар 22462 гектарда чәчелде. Бу барлык мәйданның 32 процентын тәшкил итә. “АгроНур”да әлеге күрсәткеч 62, “Ямбулат”та – 52, “Авангард”та – 44, “Кыят”та 43 процентка тиң. Аерым культуралардан арпаның 81, солының – 62, борчакның – 28, язгы бодайның – 26, шикәр чөгендеренең 17 проценты җир куенына салынды. “Ямбулат” чөгендер чәчү буенча “экватор”ны узды – планлаштырылган 346 гектарның 206 гектарында эш төгәлләнде. Башка агрочаралар да дәвам итә. Сукаланган һәм пар җирләренең 98, күпьеллык үләннәрнең — 91, уҗымнарның 49 проценты тырмаланды. Язгы чәчү өчен булган орлыкларның 94 проценты инкрустацияләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев