Буаның автоинспекция бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов журналистларны юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауда ярдәм итәргә чакырды
Язгы каникул алдыннан районның ГАИ бүлеге башлыгы Алмас Кәримов «Буа-информ» журналистлары белән очрашты. Ул һәлакәтләр статистикасын тәкъдим итте һәм балаларның имгәнүләрен кисәтүдә матбугат ярдәмен сорады.
Алмас Фаязович билгеләп үткәнчә, 2026 елның ике аенда Татарстанда балалар катнашында 40 юл-транспорт һәлакәте булган, бу узган ел белән чагыштырганда 17,6% күбрәк. Бер бала һәлак булган, 45 бала имәнгән. Аеруча балалар-юлчылар катнашындагы аварияләрнең артуы борчу тудыра: 2025 елда һәлак булган 15 баланың 13се куркынычсызлык каешларын эләктермәгән яки балалар утыргычлары дөрес кулланылмаган булган.
Узган елда Буа районында балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте булган, 4 кеше имгәнгән. Быел исә, бәхеткә каршы, мондый хәлләр теркәлмәгән.
Һәлакәтләрнең төп сәбәпләре:
- нәни пассажирларны ташу кагыйдәләрен бозу: йөртүчеләр балалар утыргычлары кулланмый, тизлекне арттыра яки каршы як полосага чыга;
- саксызлык: балалар рөхсәт ителмәгән урыннарда юлны чыга;
- балаларның транспорт белән идарә итүе: узган елларда Буа районында мототранспорт белән идарә итүче яшүсмерләр катнашындагы аварияләр булган.
Районның баш инспекторы шулай ук "Халык инспекторы" кушымтасы турында да искә алды. Бу сервис үзенең нәтиҗәлелеген раслады: ул кагыйдә бозуларны ачыкларга ярдәм итеп кенә калмый, ә юлларда мәдәниле мөгамәлә дә формалаштыра.
Яңа җаваплылык чаралары да кертелде: 2026 елдан башлап балаларны дөрес ташу өчен штрафлар артты: йөртүчеләр өчен 5000 сум (элек - 3000 сум), вазифаи затлар өчен 50 000 сум, юридик затлар өчен 200 000 сум.
Алмас Кәримов, ата-аналарга һәм матбугатка мөрәҗәгать итеп, әгәр өлкәннәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәсә һәм балаларны контрольдә тотса, күпчелек фаҗигаләрне булдырмый калырга мөмкин иде, дип ассызыклады. Ул журналистларга бу хакта матбугат чаралары аша җиткерергә ярдәм итәргә чакырды:
– Автокресло - формальлек түгел, ә гомерләрне саклап калу. Күп очракта ата-аналар автокреслоларны инспекторлар штраф салмасын өчен генә сатып ала. Бу дөрес түгел. Әлеге җайланманың балаларның гомерен саклап калуы күптән исбатланган. Тагын берничә айдан җәйге каникуллар да башлана. Онытмаска кирәк: балаларга мототехника белән идарә итәргә ярамый. Яктылык кайтаргычлар һәм юлда игътибарлы булу - мәҗбүри, — диде Алмас Фаязович.
23 марттан 5 апрельгә кадәр Татарстанда “Язгы каникуллар” чарасы старт үтә. Аның кысаларында мәктәпләр һәм балалар бакчалары янында рейдлар, сыйныфларда “Иминлек минутлары” дәресләре узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев