Буаның баш автоинспекторы Алмас Кәримов: «Баласы питбайкта ДТП ясаса, аның әти-әнисенә карата җинаять эше кузгатыла»
ГАИ хезмәткәрләре шәһәр буйлап питбайкта хәрәкәт итүче 14 яшьлек кызның юлын шулай бүлгәннәр.
Район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре патрульләү вакытында кара төстәге питбайк белән идарә итүче кыз балага игътибар итәләр. Җитмәсә ул артына үзе кебек яшүсмер пассажирны да утырткан. Ике көпчәкле транспорт хуҗасы инспекторның туктарга ишарәсенә илтифат бирмичә юлын дәвам итә. Моннан соң полицейскийлар автомобильләрендәге сиренаны кабызып питбайк артыннан куарга мәҗбүр булалар. Питбайк йөртүче Көнбатыш бистәнең Мәктәп һәм Юбилей урамнары тыкрыгында туктый. Руль артында 14 яшьлек укучы кыз һәм 16 яшьлек пассажир була. Соңгысының башында мотошлем да юк. Питбайк штрафстоянкага урнаштырылган. Юл хәрәкәтен тупас бозу турында материал районның балигъ булмаганнар буенча комиссиясе каравына җибәрелгән.
– Питбайк ул спорт инвентаре. Әлеге транспорт гомуми хәрәкәт юлыннан йөрергә бөтенләй тиеш түгел. Бары тик махсус мәйданчыкларда гына хәрәкәт итә ала. Балага 16 яшь тулгач, скутер, мопед белән идарә итәргә рөхсәт бар. Моның өчен “М” категорияле йөртүче таныклыгы кирәк. Ә мотоциклчылар “права”ларына “А” категориясен һәм иминиятләштерү кәгазе алырга тиешләр, - диде район дәүләт автоинспекциясе начальнигы Алмас Кәримов.
Аның белдерүенчә, быел питбайкта йөрүгә карата закон кырысланган. Хәтта балаларына питбайк сатып алып биреп, алары әлеге спорт транспорты белән ДТП ясасалар, әти-әниләрен 3 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү дә карала. Бу җәза Россия Федерациясе Җинаять кодексының 151.2 маддәсе нигезендә гамәлгә ашырыла.
Алмас Фаяз улы белдерүенчә, өлкәннәр бу хакта уйлансыннар иде. Балаларның капризларын тыңлап, мондый кыйммәтле уенчык алырга кирәкми. Бу очракта баланың зур бүләк алган вакыттагы шатлыгы өлкәннәрнең ачы күз яше белән тәмамланырга мөмкин. Ул йә үзе имгәнә, яисә һәлак була, йә башкаларның гомеренә куркыныч тудыра. Исегезгә төшерсәгез, узган ел май аенда шәһәрдә Төзелеш урамында чак кына фаҗига булмыйча калды. Мотобайк белән идарә иткән 15 яшьлек яшүсмер, “Лада Веста” автомобиле белән бәрелешеп, авыр җәрәхәтләр алып, Казан дәваханәсенә озатылган иде.
– Тиздән җәйге каникуллар башлана. Шәһәр урамнарында яшүсмерләр мототранспортта куалап йөриләр. Әти-әниләрне кисәтәбез: безнең инспекторлар тарафыннан рейдлар еш булачак, - диде районның баш инспекторы.
Сүз уңаеннан, балаларның җәйге яллары алдыннан район мәктәпләрендә юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча буенча төрле чаралар уза.
Әлфинур Йосыпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев