Буаның баш автоинспекторы шимбә көнне булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән инспекторның хәле һәм гаеплегә нинди җәза янаячагын сөйләде
Без моңа кадәр язган идек, 28 мартта Буада автоинспекторлар номерлары булмаган «Мерседес»ны туктатканнар.
Тикшерү вакытында йөртүче көтмәгәндә качарга омтылган һәм инспекторларның берсен бәрдергән. Хокук бозучы югары тизлектә хәрәкәт иткән һәм берничә тапкыр светофорның кызыл утыннан узган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре, капотка бәрелеп, машинаның алгы пыяласын ваткан, шуннан соң гына йөртүче туктарга мәҗбүр булган. Руль артында 19 яшьлек егет утырган. Тышкы билгеләре буенча ул исерек хәлдә булган, әмма медицина тикшерүеннән баш тарткан. Шулай ук, йөртүче таныклыгын беркайчан да алмаганлыгы ачыкланган.
Бүген район автоинспекциясе бүлеге башлыгы Алмас Кәримов бу хәл турында аңлатма бирде:
– Йөртүчене туктатырга омтылган инспектор исән-сау, хезмәтен дәвам итә. Йөртүче Апас районында яшәүче, аны кулга алдылар, машинаны штрафстоянкага озаттылар. Хокук бозучыга карата җинаять эше кузгатылды, - диде Алмас Фәяз улы.
Тикшерүчеләр тикшерү эшләре алып баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев