Буаның баш инспекторы Алмас Кәримов: “Халык инспекторы” – халык игътибары гомерләрне коткара
Буа районы автоинспекция бүлекчәсе башлыгы Алмас Кәримов буалыларны “Халык инспекторы” кушымтасына кушылырга һәм барлык кагыйдә бозулар буенча хәбәр итәргә киңәш итә.
– Әлеге сервис акча эшләү өчен генә түгел, ә кеше гомерләрен саклап калуда зур роль уйный. Шуңа битараф булмагыз, - ди ул.
Аның белдерүенчә, бергәләп юл йөрү кагыйдәләрен бозуга бергәләп көрәшер өчен фото-видеофиксация ясап, дәүләт автоинспекциясенә җибәрү дә җитә.
Түбәндәге категорияләр буенча юл кагыйдәләре бозу фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин:
-Җәяүленегә юл бирмәү
-Светофорның сигналын тыя торган сигналына чыгу
-Светофорның тыелган сигналы белән стоп линиясенә чыгу
-Каршы як полоса га чыгу
-Каптырылмаган иминлек каешы
-Хәрәкәт вакытында телефон куллану
Кушымтаны бушлай Арр Store һәм Google Play да алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев