Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның “Батыр” спорт мәктәбе тренеры Борис Лукоянов шәкертләре Шыгырданда узган көрәш турнирында тулы комплект медальләр алдылар

Буаның “Батыр” спорт мәктәбе тренеры Борис Лукоянов шәкертләре Шыгырданда узган көрәш турнирында тулы комплект медальләр алдылар

 

Кичә Чуашстанның Батыр районының Шыгырдан авылында көрәш турниры узды. Ул Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, “әфганчы” Минхәйдәр Минзаһит улы Вәлитов истәлегенә һәм совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга багышланды. Анда Чуашстаннан, Мари Элдан, Казаннан, Яшел Үзәннән, Буа һәм Чүпрәле районнарыннан 115 көрәшче катнашты. Составында егермедән күбрәк кеше булган Буа командасы төрле үлчәү категорияләрендә  уңышлы чыгыш ясады. Анда Алмаз Галәветдинов  беренче, Булат Нигъмәтҗанов икенче, Рәсим Шакиров, Реналь Идрисов, Халид Мифтахетдинов өченче урыннар алдылар.

Алар барысы да “Батыр” спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Тренерлары Борис Лукоянов һәм Юныс Мифтахетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев