Буаның беткән авылы янындагы яшәүче карчыга балалары белән ни булып бетүен белештек
Хәтерләсәгез, без июнь аенда беткән авыл Үгез Куагы янындагы куаклыкта карчыга балалары оясы хакында язган идек.
Аларны “Зөя буйлары” заказнигы Фаил Галиев табып алган иде. Ул аларны өйдән ризык алып килеп, ашатып торды. Ул вакытта өч кош баласының берсе үлгән иде.
Бүген без ул кош балаларының хәле турында сораштык.
– Икесе үстеләр, очып киттеләр. Тик оялары урынын югалтмыйлар, көне буе шул тирәдә очып йөриләр, - диде Фаил Наил улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев