Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхфәтуллин Җиңүнең 80 еллыгын көтә

Анда катнаша алу – районның өлкән кешесе Рәүф Төхфәтуллинның иң зур хыялы.

 

Күз тимәсен, Рәүф ага әле аяк өстендә. Җәяүләп кибетләргә барырга да, иртән ботка пешерергә дә булдыра, телевизордан барлык яңалыкларны карап, танышып бара, махсус хәрби операциядәге хәлләр белән кызыксына.

Ул үзе дә ут-су кичкән кеше. Бөек Ватан сугышы башлану хәбәре Белоруссиянең Бобруйск шәһәрендә хәрби училищеда укыганда ирешә аңа. Шулай итеп, кичәге курсантлар хәрби укчыга әвереләләр. Алар беренче вакытта Березин елгасы янындагы позицияләргә басып, анда дошманны якын китермиләр. Аннан егетләрне Сталинград шәһәрендәге хәрби лагерьга күчерәләр. “Совет армиясенә танкчылар җитми”, дигән хәбәр килә. Алар кыска вакытлы хәрби курслар узып, танкчы һөнәрен үзләштерәләр.

Немецлар Сталинград шәһәренә бәреп керәләр. Совет танкчылары аларны әзерлек белән каршы ала. Шуларның берсендә – танк экипажында механик-йөртүче, коралланган укчы һәм 22 яшьлек командир Рәүф Төхфәтуллин була. Июль аеның эссе кояшында кызган тимер танк эчендә тирләп-пешеп, оборона тоталар. Бер көнне дошман алар утырган танк янына бомба ташлый, көчле шартлау яңгырый, барысының киеменә ут каба, укчы шунда ук һәлак була, ә калганнары яраланган килеш янып торган кием белән танк эченнән чыга алалар һәм көч-хәл белән утны сүндереп, исән калалар. Госпитальдә озак дәваланалар.

Рәүф Ибраһим улы терелеп, аякка баскач, яңадан фронтка китүне сорап рапортлар яза, тик җибәрмиләр, армиягә танкчылар һәм хәрби техника әзерләү мөһимрәк, дип аңа җавап кайтаралар. Шулай итеп, ул яшь танкчыларны укыта, хәрби күнекмәләр бирә, аларны фронтка озата. Өстәвенә танкларның төзеклеге өчен дә җавап бирә.

– Кичкә “Т-34” танкын буксир белән паркка кертсәләр, ул таң белән ремонтланган була иде. Сугышка танкчылар батальонын әзерләү, техника төзеклеге өстендә көн-төн эшләдек. Җиңү өчен ару-талуны белмәдек, – ди ветеран.

Отставкадагы полковник Рәүф Төхфәтуллин “Кызыл Йолдыз”, “II дәрәҗәдәге Ватан сугышы” орденнары, “Батырлык”, “Хәрби казанышлары өчен”, “Җиңү өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.  Алар барысы да Җиңү көнен каршылаячак парад костюмына тагып куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев