Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның “Ел хатын-кызы” һәм “Ел ир-аты” “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика бәйгесенең республика этабына үттеләр

Шушы көннәрдә Буаның туган якны өйрәнү музее директоры Люция Әхмәтҗанова һәм шәһәрнең Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясе директоры Линар Зиннәтуллин бәйгенең зона этабында катнаштылар.

 

Ул Яшел Үзән шәһәрендә узды һәм буалылар өчен шактый уңышлы булды. Люция Әхмәтҗанова “Хатын-кыз  - лидер”, Линар Зиннәтуллин “Игелекле йөрәк” номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар. Алга таба алар безнең район исеменнән республика этабында чыгыш ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев