“Байрак” (“Знамя”, “Ялав”) газетасының киләсе санында элеккеге “Комитерн” колхозы рәисе Фаяз Хәйсаров турында язма чыгачак.
Анда легендар җитәкченең колхозны җитәкләгәндәге авыр хәлләр, хуҗалыкны күтәрү хакында тәфсилләп язылган. Бер чиләк игене, бер кочак печәне, саламы булмаганда рәис һәм халык нишләгән? Адав-Толымбайдагы йортларның 83 проценты Хәйсаровныкы диләр. Җитәкче ничек агач тапкан? Мәкаләдә бу хакта да язылган. Шулай ук Фаяз Гаяз улының шәһәрдәге ягулык базасына яңадан “сулыш өрү” вакыйгалары да бар. Бүреккә алыштырып күмер кайтарту хакында да укырсыз.
Нет комментариев