Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның иң яхшы мәктәп автобусы йөртүчесе

“Иң яхшы мәктәп автобусы йөртүчесе” дип аталган район конкурсында 66 яшьлек Шәүкәт Баһавиев җиңү яулады.

 

Аның өчен бу көтелмәгән шатлык була. Җиңәрмен, дип уйламый да. “ДОСААФ” базасында узган теоритик сынауда тест сорауларының күбесенә җавап бирә. Ә автодромда бер генә хата да ясамый. Гомер буе рульгә, тормозга ияләшкән куллар-аяклар ничек йөрергә, кайчан туктарга икәнен күптән өйрәнгән. Ул алдан колхозда, аннан шәһәр, ә инде ун елдан күбрәк мәктәп автобусын йөртә. Быел Ташкичү авылыннан Бик-Үти мәктәбенә балалар алып килә.

Үзе Бик-Үтидә яшәгәнлектән шәхси автомобиле белән иртәнге 6га Буага барып җитә, аннан автобуска күчеп утырып, Ташкичүгә кире килә.

– Барлыгы 9 бала, һәрберсенең исемен беләм. Вакытын беләләр, чыгып басалар. “Шәүкәт абый килдееее!” дип йөгерәләр. Гел әйтәм: юлга чабып чыкмагыз, автобус туктагач кына салонга керегез, иминлек каешын каптырыгыз, дим. Нинди “кыйммәтле” һәм кадерле “йөк” ташыганымны беләм бит, исән-сау гына булсыннар, - дип елмая иң яхшы йөртүче.

Аларны “яхшы укыгыз, бишле генә алыгыз!” дип әтиләре кебек киңәш биреп укырга озаткач, дәресләре беткәнне көтеп тора. Тугызы да мәктәптән чыгуга таныш сары автобусны карыйлар. Шәүкәт абыйлары көттерми. Ә аннан соң кабат Буага, автобусны АТП гаражына кире Бик-Үтигә әйләнеп кайта.

– Һәркөнне шулай ардырмыймы? – дип сорыйбыз.

– Юууук, алар миңа 9ы да көч бирә. Әйтәм бит, исән-сау гына булсыннар. Телевизордан аварияләр, бала гомерләре өзелгән турында хәбәрләр ишетсәм, бик кыен була. Фаҗигаләр язмасын, - диде Шәүкәт Баһавиев.

Яше дә бар, лаеклы ялга да китмәкче була, тик әле җитәкчелек аны алыштырырга җыенмый икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев