Буаның Югары Лашчы авылыннан Изахетдин Хәйретдинов халык шагыре Ренат Харисның әтисе белән белән бер көнне сугышка киткән
Һәр гаилә күз яшьләре белән искә ала торган Бөек Ватан сугышы башланганга быел 85 ел.
Туган авылым Югары Лашчыга да дүрт елга якын барган әлеге дәһшәтле сугыш зур югалтулар алып килә. Аннан фронтка 195 кеше китә. Шуларның яртысы диярлек туган туфрагына әйләнеп кайта алмый.
Туганыбыз Изахетдин бабай Хәйретдинов сугышка 1941 елның 22 октябрендә алына. Ул яу кырына якташыбыз, күренекле шагыйрь Ренат Харисның әтисе Мәгъсүм Харисов белән бер көндә китә. Бу хакта Мәгъсүм Харисовның “Укытучы иртә чалара” дигән язмасында язылган: “1941 нче елның 22 нче октябрендәге чакыруда безне фронтка озаттылар. Ул көнне Буа районыннан 22 кеше чыгып киттек. Черкен авылыннан Шәрәфетдинов Гайнетдин, Фроловодан Лаврентьев (мәктәп директоры), Бик-Үти авылыннан Шиһапов Шакир, Аксу авылыннан авыл советы секретаре Зиннәтуллин Галимулла, Исәк авыл советы секретаре Мәрданов Галимҗан, Югары Лашчы авылыннан Хәйретдинов Изахетдин. Калганнарыбыз Буа аръягыннан чуашлар, руслар булып, барыбыз да язу-сызуда эшләгән кешеләр булып чыктык. Канаш аша Казанга киттек. Казан военкоматында 3 көн торганнан соң, безне Васильево тимер юл станциясенә китерделәр. Васильевода 40-41 градус суыкта, ягылмаган бинада көн үткәрүләре, зәмһәрир суыклары, ай-һай ла, үзәккә үткән иде”, дип искә ала ул авыр көннәрне.
1942нче елның 23нче февралендә – Кызыл Армия туган көнне – 689нчы артиллерия полкы каршында Хәрби Ант бирәләр. Бу инде фронтка җибәрелү вакыты якынлашуына ишарә була. Чыннан да озак көтәргә туры килми – март урталарында фронтка озаталар. Ә хәрби хәзерлек вакытында радист һөнәрен үзләштерәләр. “Морзе алифбасын, телефон аппаратын, элемтә үткәрүне, команданы кабул итү һәм тапшыруны, полевая радиостанция белән эш итәргә өйрәндек. Чын радистлар булмасак та, вакытына күрә безне дә дивизионда радистлар дип йөртәләр иде”, дип яза бу хакта Мәгъсүм Харисов. Шулай ук ул үзләренең 689нчы артполкның ɵченче дивизионының Таганрог белǝн Сталино (Донецк) шǝһǝре арасындагы Матвеев-Курган тимер юл станциясен саклап, оборонада торучы пехотага ярдǝмгǝ ɵстǝмǝ кɵч итеп билгелǝнүе, оборонада торулары, чигенергә туры килүе турында да яза. Шунда Изахетдин бабай турында тагын бер искә ала: “Чигенү вакытында мин плащ-палаткамны югалттым. Диңгез якын булганлыктан, тɵннǝрен бик куǝтле чык тɵшǝ икǝн. Плащ-палаткасыз тɵн кичерүлǝре бик кыен. Нишлǝргǝ, кайдан юнǝтергǝ?! Гомеремдǝ бер генǝ мǝртǝбǝ дә кеше ǝйберенǝ кул сузмаганлыктан, мин, “кирǝк дип” кешенекен ала да алмыйм.
“Мǝ, якташ, игелеген күр, синекен кирǝк кеше алган булса, без дǝ сиңа кирǝккǝ генǝ алдык”,– дип, райондашым Хǝйретдинов Изахетдин миңа плащ-палатка юнǝтеп бирде. Менǝ шул якташымны взвод командиры үзе янына чакырып алды да арттан килүчелǝргǝ безнең чигенү юлын күрсǝтерсез дип, кыр юлы аермасына бастырып калдырды. Шуннан соң без күрешмәдек инде. Без ɵйдǝн чыгып киткǝннǝн бирле бер отделениедǝ хезмǝт иттек. Бер-беребезгǝ кыен вакытларда ярдǝм итештек, бер сынык икмǝкне бергǝ бүлеп ашадык. Менǝ шундый иптǝшемнǝн һǝм якташымнан аерылдым мин ул кɵнне”.
Мәгъсүм Харисов та, Изахетдин бабай да сугыштан исән-имин әйләнеп кайталар. Мәгъсүм абый гомере буе укытучы булып эшли. Районыбызның берничә мәктәбендә хезмәт куя.
Изахетдин бабай, Хәнифә әби белән гаилә корып, җиде бала үстерәләр. Ул озак еллар туган колхозында эшли. Аның балалары да әти-әниләренә лаеклы булып үсәләр. Бер уллары хәрби очучы иде. Чын каһарман мөнир Изахетдин улына ике зур фаҗиганы башыннан үткәрергә туры килә. Әфганстанда интернациональ бурычын үти: 1979-1986 нчы елларда Әфганстанга очышлар ясый. 1986 нчы елның апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә булган шартлау нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша. Орден-медальләр белән бүләкләнә. Ул да мәрхүм инде.
Бүген без тыныч күк йөзе астында яшибез. Монын өчен Изахетдин бабай һәм Мөнир абый кебек геройларыбызга рәхмәтлебез. Бөек Ватан сугышы башлануга 85, Чернобыль фаҗигасенә 40 ел узса да, без аларның исемнәрен онытмыйбыз. Авылыбыздан шундый батырлар чыгу белән горурланабыз.
Резеда Шакирова,
М. Вахитов исемендәге гимназиянең 6 сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев