Буаның картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында район газетасының һәр санын көтеп алалар
Әлеге зур гаиләдә җомга көне килә торган “Байрак”, “Занмя”, “Ялав” газеталарын бергәләп яратып укыйлар. Бу хакта безгә интернат-йорт хезмәткәре Данирә Гыйльфанова хәбәр итте.
Интернат-йортта исә “районка” җитәрлек күп санда килә. Үзләре язылганга өстәп, биредә яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен “Буа якташлыгы” җәмгыяте президенты Ирек Закиров һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин бүләк рәвешендә дистәләгән эксемплярда район газетасы яздырдылар. Интернат-йорт гаиләсе мондый саваплы эшләре өчен аларга зур рәхмәтен белдерә. Шул исәптән “Буинск-информ” коллективы да Ирек Мөнир улына һәм Кадим Назыйр улына газетаның тиражын ишәйтүдә бәһасез ярдәмнәре өчен зур рәхмәтен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев