Буаның коммуналь хезмәткәрләре бүген төнге сәгать өчтә юлларны арчырга чыкты
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сафин белдерүенчә, кар белән көрәшкә 21 данә техника җәәлеп ителгән.
Аларның эш сменасы төнлә башланган. Беренче чиратта үзәк урамнарны кардан арындырырга керешкәннәр. Ә идарәче компанияләр алдында 134 күп катлы йорт ишегалдын чистарту бурычы тора. Ишегалды җыештыручылар иртшнге биштән эшкә чыкканнар. Моннан тыш коммунальчылар шәһәр паркларын, тротуарларны да җыештыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев