Буаның Көнбатыш бистәсендә Вәлиуллиннар Рамазан аенда йортлары фасадын төсле утлар белән бизәп каршылады (фото, видео)
Караңгы төшкәч аларның шәһәрнең Зыятдин Арусланов урамындагы өйләре фасадында “Нурлы Рамазан” дигән яп-якты язу һәм төсле утлар әллә каян яп-якты булып күренә.
Йорт хуҗасы Наил Вәлиуллин сүзләренә караганда, быел алар Рамазанны зурлап, шул рәвешле Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте оештырган “Нурлы Рамазан” бәйгесендә катнашырга булганнар. Улы Шамил белән килене Лилия бәйгегә кыш көне үк әзерләнә башлаганнар. Казаннан гирляндалар сатып алып кайтканнар, “Нурлы Рамазан” дигән язуны да заказ биреп ясатканнар. Һәм фото, видеолар ясап, эшләрен бәйгегә җибәргәннәр. Хәзер инде аңа йомгак ясалганын көтәләр.
-Чынлап әйткәндә, эш бәйгедә генә түгел. Рамазанны олылау бик күркәм күренеш бу. Тирә-күршеләр дә, узып йөрүчеләр дә бик сокланып карыйлар. Яңа елда гына түгел, көннәр кыска айларга туры килгәндә Рамазанда да өйләрне бизәп каршыларга кирәк, дип башкаларны да чакырабыз, - ди Лилия Вәлиуллина.
Алар бер түбә астында – каенанасы Роза апа, каенатасы Наил абый белән тату гомер итәләр. Ике кызлары инде кияүдә, Лилия белән Шамилнең тагын уртак балалары үсә. Гаяз бишенче сыйныфта белем ала. Дини гаиләдә Рамазан аенда мәчеткә йөриләр, ураза тоталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев