Буаның «Мирас» яшьләр үзәгендә Өлкәннәр көненә бәйрәме узды
«Мирас» яшьләр үзәгендә җылы һәм күңелле атмосфера хөкем сөрде.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган "Алтын көзнең моңы" дигән искиткеч кичә-концерт узды.
Автор-башкаручы Сергей Восканян үзенең гаҗәеп таланты һәм тирән эчтәлекле башкаруы белән барлык катнашучыларны шатландырды!
Бу концерт аеруча әһәмиятле булды, чөнки яңгыраган җырлар патриотизм рухы, Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм СВОда алгы сызыкта булганнарга теләктәшлек белән тыгыз бәйләнгән иде. Сергей Восканянның һәр композициясе батырлыкка, кыюлыкка һәм Ватанга мәхәббәткә ихлас гимн булды.
Мондый кичәләр өлкәннәребезгә рәхмәт әйтү, илебезне саклаучыларны искә алу һәм бердәмлекне тагын бер кат тою өчен бик яхшы мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев