Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның Мөкерле авылында хәрби бурычларын үтәгәндн һәлак булучылар истәлегенә мемориаль такталар ачылды (фоторепортаж)

Махсус хәрби операция барышында башын салган ефрейтор Роман Саврасов, кече сержант Дмитрий Павлов, рядовой Александр Барабанов һәм Төньяк Кавказ территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Россия армиясе рядовое Александр Абдурахимов истәленегә такталар Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында урын алды.

Тантаналы ачуда район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Сергей Тарасов, Мөкерле авыл җирлеге башлыгы Светлана Тюплина катнаштылар. Алар һәлак булучыларның әти-әниләренә батыр уллар үстергәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, якташларыбызның батырлыгы мәңге хәтерләрдә сакланачагын, үсеп килүче буынга патриотлык үрнәге булып торачагын әйттеләр. Егетләрнең тормыш юллары да искә алынды. Александр Барабанов 1994 елның 26 июлендә дөньяга килә. Протопопово урта мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң Буа ветеринария техникумында белем ала. 2012 елда армия сафларына чакырыла, Ульяновск шәһәрендә десантчылар гаскәрләрендә хезмәт итә. 2023 елның 6 июлендә Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзи. 2 ел да 1 айдан һәлак була.  Күрсәткән батырлыклары өчен Россия Президенты Указы белән Георгий Жуков медале белән бүләкләнә (һәлак булганнан соң). Аның ике баласы кала. 
1989 елның 19 октябрендә туган Дмитрий Павловның тормыш юлы Мөкерле белән 1996 елдан бәйле. Мәктәптән соң тракторчы-машинист белгечлеге ала, 13 яшеннән комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Гаилә корып, 5 балага гомер бирә. 2024 елда контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә.  Һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. 
1991 елның 3 октябрендә туган Роман Саврасов махсус хәрби операция зонасына өлешчә мобилизация буенча чакырыла. Армия хезмәтен Оренбург шәһәрендә элемтә гаскәрләрендә уза. Җырга оста егет авыл мәдәният йорты сәхнәсендә еш чыгыш ясый. Узган елның 8 июнендә һәлак була. Батырлык ордены белән бүләкләнә. 
1980 елда Казахстанда туган Александр Абдурахимов Мөкерлегә якыннары белән 1991 елда күченеп кайта. Мәктәптән соң Тәтеш педагогия училищесында физкультура укытучысы белгечлеге ала, читтән торып Казан дәүләт университетына керә.  1999 елда армия сафларына алына, сапер булып хезмәт итә. 2000 елның 28 сентябрендә Чечня Республикасында территорияне миналардан арындыру буенча хәрби операцияне үтәгәндә һәлак була. 
Светлана Тюплина әйтүенчә, мемериаль такталар авыл халкы средстволары хисабына булдырылган. 
- Бу эш белән волонтер Алексей Андреев җитәкчелек итә. Аңа чиксез рәхмәт, - ди Светлана Николаевна.  Һәлак булучыларның якыннары исеменнән рәхмәт сүзләрен Александр Барабановның толы Екатерина Барабанова җиткерде.    Сүз уңаеннан, моңа кадәр биредә мемориаль такталар Андрей Тарасов, Дмитрий Сергеев истәлегенә ачылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев