Буаның өч ТОСы “Иң яхшы җәмәгатьчелек үзидарәсе” республика конкурсының беренче этабы призерлары булды
Беренче урында “Мелиоратор”, икенчедә “Студенческий”, өченчедә “Космос” ТОСлары. Барлыгы әлеге бәйгегә районның 6 ТОСы катнашырга гариза биргән булган.
“Мелиоратор” үзидарәсе җитәкчесе Мәсгудә Гыйматдинова белдерүенчә, узган ел күп эш башкарылган. Шәһәрнең Арефьев 10, 18, 19 йортлары каршында беседкалар урнаштырылган. Моның белән беррәттән йорт территорияләренә эскәмияләр, чүп савытлары куелган. Ел дәвамында күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен төрле бәйрәмнәр оештырганнар. ТОС үзенә билгеләнгән йортлар территориясен гел чисталыкта тота. Беренче этапта җиңүчеләр киләсе этапта да катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев