Буаның “Студентлар” ТОСы алтмыштан һәм җитмештән узган өлкәннәр өчен сәламәтлек бәйрәме үткәрде
“Татарстанда кыш” программасы буенча оештырылган актив ял итү чарасы шикәр заводы паркында узды. “Кемгә 60+ һәм 70+ актив озын гомер” дип аталган бәйрәмгә шәһәрнең Комсомол урамында һәм шикәр заводы бистәсендә яшәүчеләр чакырылды. Үзләре белән скандинавия таяклары алып килергә кушылды.
Үзидарәнең рәисе Лариса Юманова әйтүенчә, 26лап кеше җыелган Аңа 1 номерлы мәктәпнең 10 сыйныф укучылары алып барырга ярдәм иткән.
Катнашучылар алдан парктагы кошларны ашатканнар. Аннары конкурслар һәм уеннар старт алган. Җыелган халыкны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сафин да котлаган.
Соңыннан бергәләп чәй эчү оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев