Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның татар гимназиясендә «Яздан аерып булмый Тукайны» дип исемләнгән кичә узды

Буаның татар гимназиясендә «Яздан аерып булмый Тукайны» дип исемләнгән кичә узды

 

26 нчы апрель көнне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. 
Шул уңайдан гимназиянең актлар залында "Яздан аерып булмый Тукайны" дигән әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. 

Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәсхүдә Юнысова җитәкчелегендә бу чара укучыларны Тукай чорына алып кайтты. 

Кичәдә 9а сыйныфы укучылары 1908 нче елның 29 нчы мартында Казан шәһәренең Биржа залында оештырылган әдәбият кичәсен сәхнәләштереп күрсәттеләр. 
Кичәдә балалар Г. Тукайның " Утырышу" шигырен укыдылар, әлеге чорга туры киреп бәйрәм җыр, музыка, биюләр белән аралашып барды

Барысы да кичәдә шул чор мохитын шулкадәр көчле итеп тудырдылар:  1907 - 1909 нчы елларда атнага бер тапкыр 16 битле итеп чыгып килгән "Әлислах" газетасын тараттылар. Бәйрәмдә Г. Тукай шигырьләре, җырлар яңгырады, укучылар Салих Сәйдәшев язган вальска биеделәр. Кичә "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев