Буаның Түбән Наратбаш авылында яңартылган мәдәният йорты ишекләрен ачты
1986 елда төзелеп, бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән, шушы еллар эчендә нык искергән, караңгылыгы, суыклыгы белән үзәккә үткән бина авыл халкын, кунакларны танымаслык булып үзгәреп каршы алды.
Эчке яктан бар да яңартылган, заманча утлар, аппаратура урнаштырылган.
Мәдәният йортын ачу тантанасында катнашкан муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов аның халыкка озак еллар хезмәт итүен, ишекләре һәрвакыт ачык булуын теләде. Бинаны капиталь төзекләндергән “СтройГарант” җәмгыяте төзүчеләрен Рәхмәт хатлары тапшырды. Авыл халкы, мәдәният хезмәткәрләре исеменнән рәхмәт сүзе белән сәгать җитәкчесе Рәзинә Хәсәнова чыгыш ясады.
Тантанадан соң яңартылган клубта беренче концерт булды. Анда үз чыгышларын район үзешчәннәре, озак еллар туган авылы мәдәният йортында хезмәт куйган, сәнгать җитәкчесе бүлмәсендә җырлар иҗат иткән Ринат Рахматуллин бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев