Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның тыл ветераны таш ватып, юл салган

Нурвахит авылында яшәүче Мөсфирә Әхмәтҗановага Бөек Ватан сугышы башланганда 15 яшь була.

d 99 яшьлек әбинең хәтерендә үзәк өзгеч авырлыклар мәңге җуелмас булып уелган. Күл Черкене авылы кызы ул. Авылда ирләр калмагач, бөтен хезмәт хатынкызлар һәм балалар җилкәсенә төшә. Көннәрдән бер көнне колхозда ат җигеп эшкә чыгарга ир-ат калмый. Шунда әнисенә бердәнбер булып калган Мөсфирәне чакыртып, ат абзарына табан ишарәлиләр. Мә сиңа ат сбруйлары, калган нәрсәләре абзарда. Бар, атны җик тә эшкә чык, диләр. Үзе кебекләргә карап җигәргә дә, сука тагып җир сөрергә дә өйрәнә кыз. Бу нужалар озакка бармас, дип өметләнә ул эченнән генә. Сугышның беренче көненнән фронтка киткән әтисе белән бергә ир-атлар авылга кайтырлар да, бар да җайланыр кебек тоела аңа. Тик әтисенә әйләнеп кайтырга насыйп булмый: 1943 елда гаиләгә аның хәбәрсез югалуы турында кәгазь генә кайта. Мөсфирә апа арба көпчәге батарлык балчыклы салкын көзләрдә таш ташып, шуларны балта, калын тимерләр белән ватып юл салган вакытларны да бик яхшы хәтерли. - Күрде инде безнең башлар. Үсмер кызлар идек, өскә кияргә киеме юк. Шул авыр хезмәттән кайтып ач килеш йокларга яткан чаклар да күп булды. Авырлык белән булса да җиде сыйныфны тәмамлый алдым, - дип сөйли әби телефоннан. Инде саубуллашкач, син моны, кызым, нәрсә өчен сорашасың соң, дип тагын әйләндереп сорады ул. Шушы авыр хезмәтләрегез белән Җиңүне якынайтканыгыз өчен рәхмәт әйтеп, Сезне газетага язачакбыз, дигәч, күңеле йомшарды ветеранның. Ул шушы язмада саулык, кешелек дөньясына тынычлык теләде. Мөсфирә Әхмәтҗанова 1952 елда авыл егете Нурислам белән гаилә коралар. Ире дә Бөек Ватан сугышыннан кайткан була. Башта гаилә Аккүл авылына күченеп шунда төпләнә. Аннан авыл бетә башлангач, Татар Буасы авылына килеп, шунда өй салалар. Мөсфирә апа озак еллар шунда ире белән кошчылык фабрикасында хезмәт куя. Авырлыкларны, сугышны күргән бу пар балаларын да үз үрнәкләрендә тәр-бияләп үстерәләр. Ире Нурислам ага 2020 елда якты дөньядан китә. Инде шул вакытта терәген югалткан Мөсфирә апа яшем дә шактый атлады, дип Нурвахит авылында яшәүче төпчеге Динә янына күченеп килә. Алар ире белән дүрт балага гомер бирәләр. Кызганычка каршы, бердәнбер улларының гомере кыска була, ә ике кызы Казан шәһәрендә яшиләр. Авыл җирлеге җитәкчелеге шушы көннәрдә тыл ветеранына Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырды. Мөсфирә апа үзен котларга килүчеләргә рәхмәт әйтеп, Җиңү көнен түземсезлек белән көтәм, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев