Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның “Заря” агрофирмасы чәчүгә әзер

Әлеге бүген кырларда кар ятса да, игенчеләр өчен үтә җаваплы һәм кызу чор – язгы кыр эшләре башланырга ерак калмаган.

Былтыр бу вакытта кайбер хуҗалыкларда туңга сөрелгән мәйданнарны тырмалауны башлап җибәргәннәр иде инде.

 

– Язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы ел саен март ахыры-апрель башларына әзерләп куярга тырышабыз. Быел да тагылма җиһазлар, үзйөрешле техника тулысынча төзекләндерелде. Хәзер аларны агрегатлаштырабыз. Җибәрү-көйләү эшләрен башкарабыз, – ди агрофирманың баш инженеры Юрий Гаврилов.

Аның сүзләренә караганда, “Заря” кырларында чәчүдә 112 берәмлек үзйөрешле техника, сигез чәчү комплексы катнашачак. Бөртеклеләрне чәчүдә бер комплекска 1,5 мең гектар мәйдан туры киләчәк. Бу әлеге культураларны һава торышы мөмкинлек биргәндә 10 көндә башкарып чыгып була, дигән сүз. Моннан тыш, дым каплауны 5-6, шикәр чөгендере һәм көнбагыш орлыкларын җир куенына салуны 10-12 көндә төгәлләргә планлаштыралар.

 

– Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Иң мөһиме – техника әзер, механизаторлар, эшче куллар җитә. Чәчүлек, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, вак-төяк ватылуларга запас частьләр белән проблемалар юк, – ди Юрий Семенович.

Быелгы чәчүне зур инвестицияләр белән дә каршылыйлар. Әле узган ел ахырында гына ике яңа егәрлекле трактор сатып алганнар. Иң көтелгәне – тагылма җиһазларны яңартканнар. 110 миллион сумга культиваторлар, тырмалар, “БДМ” агрегатлары, шулай ук бөртек җыю комбайннары кайтарганнар. Шуңа механизаторларның, ремонтчыларның кәефләре шәп. Алар өчен түләү, кызыксындыру шартлары да эшләнгән. Агрофирмада хезмәт хакы үз вакытында – аванс белән аена ике тапкыр бирелә. Кырга чыгуны түземсезлек белән көтәләр. Әлши машина-трактор паркында бүген төп ремонт эшләре вакытындагы кебек җанлылык булмаса да, һәр техника янында диярлек кеше бар. Хилафлыклар калмасын дип, тикшерәләр, көйлиләр.

 

– Төп эшләрне күптән башкардык инде. Хәзер менә кырга чыкканны көтәбез, – ди Александр Антонов. Ул бөртеклеләр, горчица чәчүдә катншачак. Аннан трактордан азык җыю комбайнына күчеп утырачак. Механизатор Юрий Ерусланов та ремонт эшләреннән читтә калмый. Үзең төзекләндергәч сыйфатлырак, ышанычлырак, ди.

 

Агрофирмада язгы кыр эшләрен каршылауның торышы белән шушы көннәрдә генә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләреннән торган комиссия дә танышып киткән. Тикшерелгән башка хуҗалыкларга кебек үк зарялылар эшенә дә югары бәя бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев