Буаның «Заря» агрофирмасында терлек азыгы әзерләү иң кызуында
Буаның «Заря» агрофирмасында терлек азыгы әзерләү иң кызуында
Күпьеллык үләннәрне сенажга салуга бер атна элек керешкәннәр. Бүген эш агрофирманың Иске Мәртле бүлекчәсендә бара. Аңа кадәр “Боерган” бүлекчәсендә бер баз базлаганнар. Урындагы белгечләр, механизаторлар әйтүенчә, быел үлән мул үскән. Люцерна нәкъ сенажга салырга ярашлы бутонлашу чорында хәзер. Бүгенгедәй эссе һава торышында урдырылган үлән ике көн эчендә тиешле дәрәҗәгә кипшенергә өлгерә. Андагы коры матдә өлешен махсус прибор ярдәмендә сәгать саен тикшереп торалар. Агрофирманың баш ветеринария табибы Гомәр Мөстәкыймов әйтүенчә, ул 28 проценттан түбән булмаганда гына базлыйлар. Ике азык җыю комбайны туратканны дистәдән артык йөк автомобиле ташып тора. Кай көннәрне 15шәр һәм аннан күбрәк рейс ясарга өлгерәләр. Базда тыгызлауда шулай ук ике трактор эшли.

Баз зур – 3,5 мең тонна сыйдырышлы. Аны 3 көндә ябарга планлаштырабыз. Болай тиз эшләү сыйфатлы сенаж әзерләү өчен кирәк, – ди Иске Мәртле фермасы мөдире Николай Федоров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев