Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова белдерде.
Әлегә мобилизацияләнгән буалылар өчен акчалата да, әйберләтә дә бирүчеләр арта бара. Бүгенге көндә 500 мең сумнан күбрәк акча җыелган.
– Якташларга ярдәм итүче барлык якташларга рәхмәт белдерәсебез килә. Штаб эше дәвам итәчәк, - диде Лилия Назыйм кызы.
Мобилизацияләнгән якташларга ярдәм итәргә теләүчеләр Буа шәһәре, Космовский урамы, 31 номерлы йорт адресы буенча урнашкан район ветераннар Советына китерергә мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: 89393353070.
Нет комментариев