Буа районы мәктәбен тәмамлап, Казан югары танк училищесында укучы курсантлар укучылар белән очрашуга кайтты (фото)
Сәнгать мәктәбендә очрашуга югары сыйныфларда белем алучы укучылар һәм ветеринария техникумы студентлары килде.
Үзенең һәм курсантларның районга сәфәрләре максаты белән Казан югары танк училищесының гуманитар һәм социаль-икътисади дисциплиналар кафедрасы доценты, полковник Олег Николаевич Леухин таныштырды. Аның белдерүенчә, югары сыйныфларда белем алучы укучылар инде бүген һөнәр сайлау алдында торалар. Арада хәрби белем алып, киләчәген Россия кораллы көчләрендә хезмәт итү турында хыялланучылар да булырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә уку йортына укырга керү шартлары, училище турында видеолар аша курсантларның тормышы, дәресләрнең ничек үтүе, полигоннарда хәрби укулар барышы, ял итү сәгатьләре, тукландыру турында тулырак таныштырачакларын әйтте. Аннан һәр сезонда курсантларны өс һәм аяк киемнәре белән тәэмин итү, беренче курста һәм икенче курстан соң хәрби контракт тезегәч түләнелүче стипендия турында да тулы мәгълүмат бирәбез, дип сөйләде ул.
-Бүген без үзегезнең шәһәрдә туып үсеп, белем алган курсантлар белән кайттык. Алар үзләре белән таныштырачаклар, училище турында сөйләячәкләр. Максим Карсаков танкист профиле, Равил Солтанов хәрби-сәяси эшләр профиле буенча белем алалар. Уку йортына укырга керергә теләүчеләр бердәм дәүләт имтиханнары буенча кабул ителә. “Россия Федерациясе Белем бирү” турындагы законга туры китереп, Оборона министры боерыгы нигезендә 2026 елгы уку чорына минималь балл исәбе билгеләнде. Ул рус теленнән 36, математикадан (профиль) – 27, информатикадан – 36, җәмгыять белеменнән 42, тарихтан – 35 балл тәшкил итә. “Персонал белән идарә итү ( Россия Федерациясе Кораллы Көчләре, башка гаскәрләр, хәрби формированияләр һәм аларга тигезләштерелгән Россия Федерациясе органнары)” белгечлегенә укырга кергәндә – математика (профиль), җәмгыять белеме, рус теле, “ Хәрби-сәяси эш” белгечлеге буенча укырга керүчеләр – рус теле, тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән имтиханнар тапшырырга тиешләр, диде ул. Залдан яңгыраган барлык сорауларга да уку йорты вәкилләре җаваплар бирделәр. Арада әлеге уку йортына укырга керү шартлары белән кызыксынучылар да бар иде. Олег Леухин аларга алга табан элемтә өчен координатлар калдырды һәм тагын да кызыксынучылар булса, турыдан-туры уку йортына яисә Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.
Санкт-Петербург С.М. Киров исемендәге хәрби медицина академиясен тәмамлаган Буа районы Ташкичү егете Адел Айзатуллин махсус хәрби операциядә яраланучыларны кабат аякка бастыра.

Луганск халык республикасында эшләргә ул Новосибирск аерым билгеләнүдәге медицина отрядыннан командировкалана.
Адел бу себер шәһәренә Санкт-Петербург медицина академиясе ординатурасын тәмамлаганнан соң җибәрелә. Ул анестезиолог-реаниматолог булып хезмәт итә. Әнисе Диләрә Айзатуллина, сүзләренә караганда, СВОдагы уллары белән аралашып торалар. Әлегә отпуск ялына кайтканы юк. Бүлек мөдире вазыйфасында, шуңа эш графигы аеруча тыгыз. Әти-әнисе белән аерым вакытта гына элемтәгә чыга. Өлкән лейтенант беренче һөнәри чирканчыкны коронавирус пандемиясе вакытында Мәскәү шәһәрендәге госпитальдә эшләгәндә алган була. Шунда гомерләрне саклап калуы өчен Россия Кораллы Көчләренең медале белән бүләкләнә.
Әти-әнисе әйтүенчә егет үзен кечкенәдән хәрби булырга әзерли. Спорт белән дус була – футбол уйный, җиңел атлетиканы ярата. Үзләре укытучылар булгач, әти-әнисе уллары табиб һөнәрен сайлар, дип күз алдына да китермиләр. Гаилә Ташкичү авылында яши, мәктәптә математика, информатика фәннәрен әнисе укыта. Аделның төгәл фәннәргә хирыслыгы була – IT технологияләр буенча республика бәйгесендә җиңеп, әниле-уллы мәктәпкә интерактив такта алуга ирешәләр. Гел “биш”ле билгесенә генә өлгергән Адел тугызынчы сыйныфка Протопопово урта мәктәбенә килә. Шунда ОБЖ укытучысы укучысынаСанкт-Петербург шәһәренең Киров исемендәге хәрби академиясенә укырга керергә юнәлеш бирә.

– Адел кечкенәдән сүзендә торучан булып үсте. Сеңелесе, энесе өчен дә абый була белде. Аның һәрбер адымы уйланылган. Шуңа без гаиләдә улыбызның сайлавын хупладык. Санкт-Петербург шәһәренә документлар илтергә бергә бардык, конкурс нигезендә ул бюджет бүлеккә узды. Хәрби академия булгач, еш кайтып йөри алмады. Ярты елга бер генә. Яратып укыды, – дип сөйли әтисе, Тимбай авыл җирлеге башлыгы Илгиз Айзатуллин.

Материалны язар алдыннан без Адел укыган Ташкичү мәктәптәбендә булып, аның әнисе һәм укытучылары белән дә очрашып сөйләштек. Әнисе улының аеруча информатиканы яратып укуын әйтә. Академиядә биш ел дәвалау бүлегендә, аннан анестезиология һәм реаниматология белгечлеге буенча ординатура тәмамлый. Хәрби ВУЗда укыганда дүрт ел рәттән Армия халыкара уеннарында катнаша. Ул Үзбәкстанда комлы чүлләрдә узган әлеге уеннар вакытыннан өйгә фотолар да җибәргән. Адел белем алган академия соңгы елны хәрби уеннарда икече урынга чыга һәм катнашучы буларак егет медаль белән бүләкләнә.

Аделнең сеңелесе дә абыйсы артыннан Казан медицина көллиятенә укырга кергән, бер үк вакытта Казан Федераль университетында читтән торып укый. Энесе Казан авиация институтының информацион технологияләр көллияте студенты.
Илгиз һәм Диләрә Айзатуллиннар балаларның һөнәргә омтылышын тойганда, аларның хыялларын сүндермичә янәшә атларга кирәк, дигән фикердә.

Материалны басмага бирелер алдыннан чиарттагы сменасын тәмамлаган Адел белән элемтәгә кердек Эшем авыр, кеше гормерләрен хәл итәбез. Быелның август аеннан анестезиолог-реаниматолог булып эшлим. Мин монда кирәклегемне тоям. Тик зарланмыйм һәм әлеге юлны сайлавыма үкенмим, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев